18 апрель 2014 яңалыклары
-
Кәләш район башлыгы машинасында кайтачак
Районда яңа өйләнешүче парлар өчен тагын бер яңалык керә. Хәзер кияүнең кәләшне район башлыгы машинасында барып алу мөмкинлеге бар. Машина иң беренчеләрдән булып 19 апрель көнне Апас егете Раил Шиһабиев һәм Иске Йомралы авылы кызы Алисә Кашафетдинованың кавышу мизгелләрендә хезмәт итәчәк.
-
Район башлыгының кабул итү сәгатьләре үзгәрде
Районда җаваплы чор - язгы чәчү эшләре бару сәбәпле, район башлыгы Рәшид Заһидуллин халыкны кабул итү сәгатьләрен үзгәртте. Кабул итү - сишәмбе һәм җомга көннәрендә 7.00-9.00 сәгатьләрдә.
-
Рифгать Мөхәммәтҗан улы Әхмәтҗанов вафат
1970-1978 елларда районның «Йолдыз» газетасы баш редакторы булып эшләгән Рифгать Мөхәммәтҗан улы Әхмәтҗанов 18 апрельдә 76нчы яшендә вафат булды. Озак еллар хуҗалык, партия эшләрендә эшләгән хезмәт ветераны белән хушлашырга элеккеге хезмәтәшләре, туганнары белән бергә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район башкарма комитеты җитәкчеләре дә килде. Мәрхүмне Апас зиратына җирләделәр. Мәрхүмнең туганнарының,...
-
Апаста яшәүче ветеранны район башлыгы тәбрикләде
Апас авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Хатыйп ага Салаватуллин дәһшәтле сугыш елларын узып, тормышның ачысын-төчесен күп күргән. Аны 90 яшьлек олуг юбилее белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәбрикләп Рәсәй Президентының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
-
“Балкыш” Каратунда дәвам итте
17 апрельдә "Балкыш" фестиваленең сайлап алу туры Каратун мәдәният йортында үтте. Апас, Каратун, Биеш, Тутай, Коштавылы, Чүрибураш авыл җирлекләренең өлкән үзешчәннәре сәхнәне гөр китерде. Өлкәннәр сәхнәдә үзләрен бик кыю тоттылар. Алар хәтерләрендә генә булса да яшьлекләренә кайттылар. Каратун мәдәният йорты каршында исә "Өммегөлсем"дигән яңа ансамбль оешкан.
-
Солдатта булган диләр…
- Быел язын хәрби хезмәткә Апас районыннан 27 яшькә кадәрге 31 ир-егет чакырылачак, - диде хәрби комиссар Илшат Паймурзин. Илдә тәртип урнаша - бу армия хезмәтендә, андагы шартларда да яхшы чагылыш таба. Бүген тулысынча дәүләт киендергән, ашаткан, йомшак урын-җирдә генә йоклаткан гади солдат аена 3 мең сум, сержант составы 5...